Татарстанда 11 февральгә торак тапшыру планы 16%ка үтәлгән, 503 мең кв. метр файдалануга тапшырылган

2023 елның 11 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16 ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төбәктә торак төзелеше программалары, илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында проектларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International