2022 елда кече һәм урта эшмәкәрлек гарантияле илкүләм система инструментлары хисабына 800 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән

2023 елның 11 феврале, шимбә

Кече һәм урта бизнес, Илкүләм гарантия системасында катнашучыларның гарантияләреннән һәм поручительлекләреннән файдаланып, 2022 елда 812,5 млрд сум ташламалы кредит җәлеп иткән. Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 44 меңнән артык эшкуар дәүләт ярдәменнән файдаланган.

Икътисад тармаклары арасында финанс ярдәмен барыннан да күбрәк эшкәртү производстволарындагы (187,5 млрд сум диярлек, 2021 елга +65%) һәм авыл хуҗалыгындагы (55 млрд сум, +36%), транспортлау һәм саклау өлкәсендәге (53 млрд сумнан артык, ике тапкыр үсеш), кунакханә һәм общепиттагы (якынча 19,5 млрд сум, узган елга якынча ике тапкыр диярлек артым) кече һәм урта бизнес җәлеп иткән.

Илкүләм гарантия системасы турында

Операторы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация булган Илкүләм гарантия системасы эшкуарларга, әгәр залог булмаса яки ул җитәрлек булмаса, гарантияләр һәм поручительлекләр ярдәмендә банк финанславын алырга ярдәм итә. Алар артыннан банкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин – "зонтик" поручительлекләр механизмында катнашучылар – Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация һәм региональ гарантия оешмалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International