2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында актив катнашты.
Казанда узышлар биш мәйданчыкта узды: Горки-Әмәт урманы, Казансу елгасының Гаврилов урамы тугаенда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы һәм «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы.
“Мирный” чаңгы-биатлон комплексында профессиональ чаңгычылар арасында узыш тәмамланганнан соң массакүләм старт булды. Шулай ук анда җитәкчеләр, ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашты. Катнашучылар 2,5 км дистанцияне үтте.
Республика ведомстволары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары арасында ярышта хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова икенче урынны яулады.