Ташламалы инвесткредитлар алу турында

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2022 елда кече һәм урта бизнес ташламалы инвестицион кредитлау программасы буенча 37,4 млрд сум җәлеп иткән.

Үсеш өчен ташламалы финанслауга бизнеска юллар ачу "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проекты юнәлешләренең берсе булып тора.

Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы һәм Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясенең уртак программасы 2022 елның 25 августында эшли башлады. Һәм бу вакыт эчендә 500 диярлек инвестпроект өчен кредитлар тәкъдим ителде. Узган ел программа җитештерү предприятиеләре, шулай ук транспортлау һәм саклау өлкәсендә компанияләр, кунакханәләр өчен эшләде. Өстенлекле өлкәләрне үстерү максатларында 2023 елда аларның исемлеге фәнни, техник һәм архитектура эшчәнлегенә киңәйтелде.

Әлеге программа буенча еллык 2,5 % (урта бизнес) һәм 4 % (кече һәм микробизнес) белән 50 млн сумнан башлап кредитны эшкуарлар 49 банкта ала ала, аларның исемлеге Икътисади үсеш министрлыгы һәм Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе сайтында урнаштырылган. Ташламалы ставкалар биш ел гамәлдә, ә кредитның үзен ун ел дәвамында капларга мөмкин.

Кече һәм микробизнеска 2022 елда программа буенча 77% проект туры килгән. Ташламалы инвесткредитларны җәлеп итү буенча иң актив регионнар унлыгына Мәскәү, Татарстан, Санкт-Петербург, Новосибирск өлкәсе, Пермь крае, Мәскәү һәм Оренбург өлкәләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International