Бюджетның барлык социаль йөкләмәләре беренче чиратта һәм берсүзсез үтәләчәк, моның өчен ресурслар җитәрлек, дип белдерде РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында.
2023 ел нәтиҗәләре буенча бюджет кытлыгы эчке тулаем продуктның 2% күләмендә планлаштырыла. РФ Финанс министрлыгы билгеләп үткәнчә, күрсәткеч әлеге кысалардан чыкмаячак.
Силуанов өстәп әйткәнчә, төбәк бюджетлары хәзер шактый тотрыклы үтәлә.
"Төбәк бюджетларының төп чыганаклары – физик затлар керемнәренә, табышка салым, мөлкәт салымнары. Безнең бәяләүләр һәм гыйнвар бәяләмәләре буенча, физик затлар керемнәренә салым планлы күрсәткечләр кысаларында башкарыла һәм хәтта алардан бераз артып китә. Табышка салым буенча хәлнең ничек булачагын карарбыз, әмма бездә пессимистик бәяләүләр юк. Мөлкәт салымнары – салым түләүчеләрнең мөлкәтеннән яисә җирләреннән, җир кишәрлекләреннән чыгып исәпләнелә торган тотрыклы салымнар һәм алар да шактый тотрыклы", - диде Финанс министрлыгы башлыгы.
"Тулаем алганда, Россия Федерациясенең бюджет системасы тотрыклы. Төгәл көйләү таләп ителгән төбәкләргә ярдәм күрсәтәчәкбез, финанс министрлыгының мондый инструментлары бар", - дип йомгаклады Силуанов.