Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2022 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул узган 2022 елның тотрыксыз икътисадый хәл шартларында узуын искәртте. Россия Федерациясе Президенты һәм ил Хөкүмәте икътисадны яклау, шул исәптән эшкуарларга ярдәм итү буенча чаралар комплексын кабул итте.
Федераль үзәк һәм республика дәүләт хакимияте органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан тулаем төбәк продукты күләмен, сәнәгый җитештерү индексын (2021 ел дәрәҗәсенә карата 106,6%) һәм башка икътисадый күрсәткечләрне арттыруга иреште.
«Һичшиксез, агымдагы шартларда иң мөһим бурычларның берсе - уңай эшлекле, инвестицион климат формалаштыру. Бу эштә суд хакимияте аерым роль уйный», - дип билгеләп үтте Рәис.
«Алдан билгеле булган суд практикасы хуҗалык итүче субъектларга үз эшчәнлекләрен озак вакытка планлаштырырга, бизнес үсешенә акча салырга мөмкинлек бирә. Сезнең ярдәм белән эшкуарларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ышанычлы сак астында», - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Арбитраж суды хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Ул ассызыклаганча, яңа чынбарлыкта финанслауны таләп итә торган чыгымнарның өстәмә юнәлешләре барлыкка килә. Бу уңайдан, салым бурычларының сизелерлек артуы зур борчылу тудыра. 2023 елның 1 гыйнварына ул 15,3 млрд. сум тәшкил иткән. 2022 елның гыйнварына үсеш - 6,72 млрд. сум.
Барлык оешмалар да бу өлештә үз вазыйфаларын намус белән башкармыйлар. Салым түләүләре бюджетка вакытында кергәндә генә гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне тиешенчә үтәү һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру мөмкин.
Салым бурычын түләүдә судларга мөһим роль бирелә. Гражданнарның банкротлыкка чыгуы турында гаризалар саны артуын дәвам итә - бу тискәре тенденциягә әверелде. Гражданнар да, юридик затлар да банкротлык институты намуссыз бурычлы кешеләр өчен җаваплылыктан качу өчен лазейка булырга тиеш түгел. Бу өлкәдә хокуклардан явызларча файдаланырга ярамый.
Ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча төп нотык белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Максим Боровков чыгыш ясады.