Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. «Беләм, мэрия командасы, депутатлар корпусы, битараф булмаган шәһәрлеләрнең күбесе МХОдә катнашучылар гаиләләренә, шулай ук илебезнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә актив ярдәм итәләр. 1000нән артык казанлы һәм Казанның 350 предприятиесе гуманитар акциядә катнашты», - диде ТР Рәис.
Ул билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкция басымына карамастан, республика 2022 елда күп юнәлешләр буенча уңышлы үсешкә ирешкән һәм программаларның берсен дә туктатмаган. Әйтик, 2022 елда Казанның социаль һәм юллар инфраструктурасы объектларын ремонтлауга, төзүгә һәм реконструкцияләүгә 68 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. «Тулаем алганда, Казан республика шәһәрләре һәм районнары арасында аерым урын алып тора. Биредә һәр өченче татарстанлы яши», - дип ассызыклады республика Рәисе.