Казан икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Казан кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шәһәр икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте.

Шул ук вакытта ул җитештерү тармакларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген киңәйтү кирәклегенә игътибар итте. Әлегә бу өлкәдә Казанның кече һәм урта предприятиеләренең 8%ы гына эшли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел барлык социаль юнәлешле программаларны саклап калу бурычы тора. Әмма бюджетның керем өлешен үтәү шактый киеренке булыр дип көтелә. ТР Рәисе башкала җитәкчелеген салым йөкләмәләрен үтәү буенча дисциплинаны көчәйтергә чакырды.

Өстенлекле бурычлар арасында: халыкның реаль керемнәре үсешен тәэмин итү. Бу хакта дәүләт башлыгы үз Юлламасында сөйләде. Казанда уртача хезмәт хакы 63 мең сум тәшкил итә. Әмма 50 меңнән артык шәһәрленең керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк кала. «Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне матди тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International