2022 елда республиканың кече һәм урта бизнесына ярдәмнең гомуми суммасы 83 млрд сумнан артып киткән. 26 млрд сумлык иминият кертемнәре буенча кичектерүдән 8 мең Татарстан салым түләүчесе файдаланган. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел республика һәм ил икътисады моңарчы күрелмәгән санкцион басымга дучар булган. Югары икътисадый билгесезлек шартларында төп максат республика тармаклары һәм базарларына, эшмәкәрләренә һәм компанияләренә ярдәм итү булган.
"Тышкы чикләүләргә карамастан, республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистик чылбырларны көйләү, яңа сату базарларын эзләү, импортны алыштыру эше оператив рәвештә оештырылды", - дип мөрәҗәгать итте Шаһиәхмәтов коллегиядә катнашучыларга.
Икътисадны тотрыклыландыру өчен республика оператив штабы тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча масштаблы эшчәнлек оештырылган.
"Федераль исемлеккә кертелгән система барлыкка китерүче оешмалар ярдәмнең республика һәм федераль чаралары ярдәмендә 40 млрд сумнан артык ташламалы кредит алган. Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә 83 млрд сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелде. Моннан тыш, республиканың 8 мең салым түләүчесе 26 млрд сумлык иминият кертемнәрен түләү буенча бер елга кичектерүдән файдаланды ", - дип йомгаклады министр.