Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, быел капиталь ремонт 7 федераль программа кысаларында планлаштырылган (шуларның 4се – илкүләм проектлар һәм 3се – дәүләт программалары буенча). Аларга 5 млрд 50 млн сумлык 178 объект кергән. Шулай ук финанслау күләме 19 млрд 68 млн сум булган 1367 объектны үз эченә алган 28 республика программасы буенча.
Республика һәм федераль өлешләрне исәпкә алып, иң колачлы эшләр мәгариф өлкәсендә алып барыла, һәм бу ел да искәрмә түгел, диде министр. Шулай итеп, 7 млрд 875 млн сумга 271 объект ремонтланачак.
Социаль әһәмият ягыннан күләме буенча икенче урындагы һәм ким булмаган мөһим тармак - сәламәтлек саклау тармагы. Федераль һәм республика акчалары кысаларында 3 млрд 691 млн сумга 147 объект ремонтланачак.
Республика һәм федераль өлеш кисешкән тагын бер өлкә – мәдәният. Финанслау лимиты - 1 млрд сумнан аз гына артыграк.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча 29 объектка финанслауның гомуми күләме 1 млрд 311 млн сум булган 5 программа гамәлгә ашырыла.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республика һәм федераль финанслау кысаларында быел 2 программа экология һәм табигый байлыкларны саклау буенча тормышка ашырыла, гидротехник корылмаларга ремонт эшләре үткәреләчәк, елгалар һәм күлләр чистартылачак. Эш күләме 343 млн. сумга 23 объектны колачлаячак.