Татарстанда илкүләм проектларга 2023 елда 29,3 млрд сум бүлеп бирәчәк

2023 елның 18 феврале, шимбә

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

Төбәктә 13 илкүләм һәм 48 региональ проект буенча эшләр алып барыла. Акчалар "Демография" илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган 2 объектка, шулай ук 17 мәдәният объектына, тугыз – мәгарифкә, 145 – сәламәтлек саклауга, 5 – экологиягә юнәлдереләчәк. Шулай ук 133 юл объекты, 61 инфраструктура һәм төзекләндерү буенча эшләр финансланачак.

Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда инициацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International