Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программалары үтәлеше турында

2023 елның 17 феврале, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында түбәндәге объектлар буенча эшләр алып барыла: Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше («Чиста су» федераль программасы), эшләр - 75%ка, Чаллыда ике юл («Торак» федераль программасы), Магистраль урамында эшләр -  42%ка, әйләнеч юл буенча  53,5%ка башкарылган.

«Экология» илкүләм проекты буенча 4 объектта эшләр дәвам итә. Бу: Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеш - 55,3%) һәм Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (49%), шулай ук Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау (6%), Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (58,5%).

«Мәдәният» илкүләм проекты тарафыннан Буа мәдәният йортын реконструкцияләү каралган. Бүгенге көндә подрядчылар  планлаштырган эш күләменең 65%ын үзләштерелгән.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда ике балалар бакчасы төзелә. «Күчкән» балалар бакчасының әзерлеге 37% дип бәяләнә. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешендә төзелеш-монтаж эшләрен башкару 1,7% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән контрактлар кысаларында түбәндәге объектларны төзү дәвам итә. Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә (үтәлеш - 71%). Казанда Сибгат Хәким урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешендә башкарылган эшләр күләме 46%ка җиткән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International