2022 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлегенә йомгак ясалды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, министрлыклар җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов узган ел дөнья нефть базарының тотрыксыз булуын искәртте. Әгәр бер ел элек нефть котировкалары күтәрелсә, 2022 елда  нефть сәнәгатенә Көнбатыш илләренең санкцияләре басым ясады. Эмбарго кертү сораулары, шулай ук нефть куллану күләменең үзгәрүенә бәйле рәвештә тәкъдим һәм сорау арасында дисбаланс килеп туды. Бу бәяләрне үзгәртү һәм ОПЕК илләре тарафыннан нефть җибәрү тәкъдимнәрен көйләү өчен шарт булды.

Россиядә нефть чыгару 535 млн тонна тәшкил иткән (ЦДУ ТЭК мәгълүматлары буенча). Бу 2021 дәрәҗәсеннән 2%ка артыграк. Татарстанда 35,7 млн тонна нефть чыгарылган, шул исәптән «Татнефть» – 28,6 млн тонна, кече нефть компанияләре - 7 млн тоннадан артык нефть. 2021 ел белән чагыштырганда, табыш 3,5%ка арткан.

2022 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында нотык белән «Нефтеконсорциум» компаниясенең генераль директорның беренче урынбасары –  баш инженеры Олег Вышенский чыгыш ясады.

2022 елда кече нефть компанияләре тарафыннан сәнәгать иминлеге таләпләренең үтәлеше турында Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин сөйләде.

Кече нефть компанияләренә табигатьтән файдалану өлкәсендәге законнар таләпләре һәм аларның 2022 елда ничек үтәлүе турында Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау чыгышында ассызыклаганча, бүген гомуми бурыч – Татарстанда нефть чыгаруның планлы эшен дәвам итү, ятмаларны төзекләндерү, нефть үткәргечләр, юллар һәм башка инфраструктура объектлары төзелеше темпларын саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International