Хөкүмәт салым ташламаларына хокукы булган IT-компанияләрнең икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте. 2023 елның 22 февраленнән 296 санлы тиешле карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылган.
Мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы Россия оешмалары РФ Салым кодексының 284 статьясының 1.15 пунктында каралган шартларны үтәгәндә табышка салым буенча һәм иминият кертемнәре буенча ташламалы ставкаларны кулланырга хокуклы. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмага дәүләт аккредитациясе турында документ алу шундый шартларның берсе булып тора.
2022 елның 1 октябреннән алып гамәлдә булган аккредитация кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, аны IT-эшчәнлектән керемне ким дигәндә 30% алган компанияләр алырга мөмкин. Шулай ук аккредитацияләү кагыйдәләрендә икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторының (ОКВЭД) киңәйтелгән исемлеге бар, аңа эшчәнлекнең 30 дан артык төре керә.
Хәзер күрсәтелгән исемлеккә яңа ОКВЭД кертелгән. Әлеге төзәтмәләр эшчәнлеге табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән бәйле IT-сектор компанияләренә дәүләт аккредитациясен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Димәк, күрсәтелгән компанияләр IT-компанияләр өчен билгеләнгән ташламалар һәм преференцияләрдән файдалана алачак. Кабул ителгән карар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үзебезнең ил продуктларын эшләүче компанияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.