Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышы турында

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә  23 мәсьәләне кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.

Беренче укылышта карау өчен  федераль бюджеттан республика бюджетына кредитлар бирү өлешендә өстәмә килешүләр турында закон проекты, шулай ук Татарстан Республикасы Гаилә һәм Бюджет кодексына, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, янгын куркынычсызлыгы турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында, инвестиция эшчәнлеге турында, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертизасы турында, ветеринария эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр хакында» 382-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш) доклад белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International