Кече һәм микробизнес 2023 елда "МСП Лизинг" компаниясеннән (Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясенең бүлендек структурасы) ташламалы лизинг рәвешендә 2,4 миллиард сум ала алачак.
Лизинг продукты шартлары нигезендә, килешү суммасы 500 меңнән 50 миллион сумга кадәр булганда, Россия җиһазларын еллык 6%, чит илнекеләрен – 8 процент белән алырга мөмкин булачак.
Ташламалы лизинг программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләтнең кече һәм урта бизнеска күрсәтелә торган ярдәм чараларының берсе ул.
"Приоритет+" программасы шартлары буенча ташламалы ставка буенча лизинг яңа җитештерү җиһазларына гына кагыла. Төбәк гарантия оешмаларының поручительлеге булган очракта аванс суммасы 0% тәшкил итәргә мөмкин. Ташламалы лизинг срогы – 13 айдан җиде елга кадәр. Эшмәкәрләр өчен түләүләрнең индивидуаль графигы каралган, шул исәптән - кичектерү белән дә. Әлеге продуктка өстәмә рәвештә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе "Приоритет" программасы буенча 100 миллион сумга кадәр лимитлы лизингны эшләтеп җибәрергә әзерләнә.
Лизинг алуга гаризалар кабул итү өчен МСП.РФ цифрлы платформасында махсус сервис эшли башлаган, анда эшмәкәрләр тулы анкета җибәрә һәм онлайн-режимда кирәкле документларны тапшыра ала. Мәгълүматларның бер өлеше үзеннән-үзе эшкуарның цифрлы профиленнән тутырылачак. Автоматик рәвештә стоп-факторларга һәм кертүнең корректлылыгына тикшерү үткәреләчәк, шулай ук финанслауның гомуми бәясе исәпләнәчәк.