Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге - илнең суверенитетына нигез булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Республика агросәнәгать комплексының эш йомгаклары турында хисап нотыгы белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгының тулай продукциясенең бәясе 334,1 млрд сум тәшкил иткән, җитештерү индексы - 126%. Җитештерү күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык төбәкләре арасында бишенче урында.
Азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре шулай ук уңай динамика күрсәткәннәр, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урын. Җитештерү индексы - 103,8%, 292,3 млрд сумлык продукция төяп җибәрелгән.
Продукцияне экспортлау күләме 11% ка арткан, абсолют чагылышта 445 млн доллар тәшкил итә. «Хәләл» юнәлеш уңышлы үсә: экспорт күләме 33%ка арткан һәм 6,5 млн доллар тәшкил итә.
Узган ел агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 36,2 млрд. сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика шулай ук ил субъектлары арасында лидерлар рәтендә. Тармакны һәм авыл территорияләрен үстерүгә 18,3 млрд сум бүлеп бирелгән.
Агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген финанс йомгаклары раслый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча акчалата керем 20%ка арткан. Табыш 5 миллиард сумга арткан. Табышлы хуҗалыклар өлеше 6%ка арткан.
Агросәнәгать комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 129 объектта 613,9 млн сумлык эшләр башкарылган, шул исәптән 73 иҗтимагый инфраструктура объекты һәм 56 агросәнәгать комплексы объекты. Быелга финанслау 839,9 млн сум тәшкил итәчәк.