РФ Икътисади үсеш министрлыгы "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты кысаларында инновацион кече бизнеска грантлар бирүгә гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итте. "Коммерциализация" ярдәмче программасы буенча 30 млн сумга кадәр грантны үз производствосын эшләтеп җибәрүне яисә киңәйтүне планлаштыручы кече предприятие алырга мөмкин, дип хәбәр ителә.
Конкурс инновацион продукция җитештерүне (шул исәптән эре бизнес бурычларына) киңәйтүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Эшкуарлар 30 млн сумга кадәр грант суммасының 50% ыннан да ким булмаган күләмен үз яки җәлеп ителгән акчалар хисабына финанслашуы шарты белән грантлар алырга мөмкин. Конкурста Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрында "Микропредприятие" яки "Кече предприятие" категорияләренә караган Россия компаниясе катнаша ала. Конкурс шартлары буенча эшләрне үтәү срогы – 12 ай. Катнашу өчен гаризаны 2023 елның 17 нче апреленә кадәр биреп була.
Грант конкурслары турында тулы мәгълүмат алырга һәм катнашуга заявкаларны Инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында бирергә мөмкин.