Эшкуарлыкны үстерү проектын яңадан эшләтеп җибәрү турында

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы балалы яки декрет ялындагы хатын-кызлар өчен эшмәкәрлекне үстерү проектын яңадан эшләтеп җибәрә.

2023 елда бизнесны нәтиҗәле алып баруга бөтен ил буенча кимендә 1,5 мең катнашучыны өйрәтү планлаштырыла. Тренинглар проектларны гамәлгә ашыруның төп аспектларына юнәлтелгән булачак. Бу, аерым алганда, мотивация белән эш, идеяләр генерациясе һәм табышлы гипотезалар формалаштыру, бизнес-план, максатчан аудитория портретлары һәм аның сегментциясе, маркетинг. Эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар шәхсән һәм төркемнәрдә эшләнгән проектларын формалаштырачаклар һәм аларны экспертларга күрсәтәчәкләр. Төбәкләрдә программа 1 майдан 1 октябрьгә кадәр "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты кысаларында эшләгән "Минем бизнес" үзәкләрендә узачак. Конкурсның партнерлары һәм оештыручылары булып, бизнеска ярдәм итү өлкәсе оешмалары тора – Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе, "Безнең киләчәк" фонды, "Россия хатын-кызлар берлеге".

"Әни-эшмәкәр" программасы Россиядә 10 ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә анда 7 меңгә якын хатын-кыз катнашкан, шуларның 247се конкурста җиңүче булган. Программа кысаларында 255 тренинг, шул исәптән социаль эшмәкәрлек буенча, үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International