2023 елның 15 февраленнән 14 мартына кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $50,80, яки тоннага $370,9 тәшкил иткән.
Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФда нефтькә экспорт пошлинасы 2023 елның 1 апреленнән 0,1 долларга артачак һәм тоннага $14,3 тәшкил итәчәк.
Ачык төстәге нефть продуктлары һәм майга пошлина тоннасы өчен $4,2 тәшкил итәчәк, коңгырт төстәгеләренә $14,2 дан $14,3 кадәр артачак.
Товар бензины экспортына пошлина 4,2 доллар, турыдан-туры (нафта) – тоннага 7,8 доллар тәшкил итәчәк.
Сыекландырылган газга пошлина $0,0, сыекландырылган углеводород газның чиста фракцияләренә пошлина – 0,0 доллар.
Кокска пошлина тоннага $0,9 тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы $14,2 тәшкил итә.