МСП.РФ Цифрлы платформасы сервислары һәм продуктларыннан аның эшенең беренче елында 1,8 миллион тапкыр файдаланганнар.
Билгеләп үтелгәнчә, МСП.РФ ка 260 меңнән артык мөрәҗәгать юридик әһәмияткә ия сервисларга кагылган: ярдәм, ташламалы лизинг һәм кредит программалары чараларына гаризалар. Платформада барлыгы 320 меңнән артык кулланучы теркәлгән: кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, үзмәшгульләр, шулай ук үз бизнесын ачарга планлаштыручы физик затлар.
"Цифрлы платформа" "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын тәшкил итүче федераль проектларның берсе. Аны булдыруның максаты – илдә һәр эшкуарга дистанцион рәвештә үзенә кирәкле ярдәм чараларын алу мөмкинлеген бирү һәм тору урынына бәйсез рәвештә махсус сервисларга керү мөмкинлеген тудыру.
Бүген МСП.РФ та төбәкләрдән 300 дән артык цифрлы продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителгән, аларга ел дәвамында бизнестан 20 меңнән артык онлайн-гариза кергән.
Бизнестан зур ихтыяҗны "Җитештерү кооперациясе һәм сату" сервисы уята, ул илебезнең һәм чит илләрнең тәэмин итүчеләрен һәм заказчыларын берләштерә. Бер ел эчендә продукция сатуны оештыру буенча 2,5 меңнән артык компаниягә ярдәм тигән. Контрагентларны тикшерү сервисы актив эшли: аңардан 15 меңнән артык эшкуар файдаланган. Декабрьдән эшли башлаган Эшмәкәрнең цифрлы профилен хәзерге вакытта инде якынча 3,5 мең компания формалаштыра.
Кече һәм урта бизнес өчен цифрлы платформа Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе тарафыннан эшләнгән. МСП.РФта сервислар һәм хезмәтләр кулланучыларга 2022 елның февралендә ачылды. Платформаны булдыру һәм үстерү "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проекты тарафыннан каралган.