Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары беләнүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин сүзләренчә, Татарстанда 18 мартка торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән - 1 млн. 92 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш алып баручылар, еллык планның 42%ын үтәп, алдынгы урында бара җитәкли. Гомуми мәйданы 599 мең кв. метр булган 81 күп фатирлы йорт әзер.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.