Бүген Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев рәислегендә Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Эштә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Быел Kazan Digital Week 20-23 сентябрьдә узачак. Форумны кара-каршы һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, илнең технологик суверенитетын тәэмин итү.
Алексей Песошин ассызыклаганча, елдан-ел Kazan Digital Week үз колачын киңәйтә. Быел форум федераль статуста узачак. Оештыру комитетын Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев җитәкли.
Төп нотык белән Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.
Бүген Kazan Digital Week – 2023 өчен актив әзерлек бара. Форумның сайты булдырылган һәм тулы күләмдә эшли https://kazandigitalweek.com/. 1 марттан катнашучыларны теркәү башланган. Спикерлар составына сәнәгать һәм бизнес-структура лидерлары, шулай ук фәнни берләшмә вәкилләре керәчәк.
Форумга әзерлек чорында «Kazan Digital Legends» хакатоннар һәм питч-сессияләр марафоны узачак, ул мәгълүмати технологияләрне куллануның кайбер өлкәләренә кагылачак: татар теле һәм мәдәнияте өчен инновацион ИТ-хәл ителешләр эшләү, UX/UI дизайны, бизнес һәм дәүләт учреждениеләре өчен сервислар һәм башкалар. Аларның нәтиҗәсе «Demo Day» чарасы булачак. Шулай ук май аенда форумның тематик юнәлешләре буенча вебинарлар сериясе старт ала.
Эшлекле программадан тыш, форум периметрында тагын 6 партнерлык чарасы үткәрү планлаштырыла: DigitalSkills эшче һөнәрләренең бишенче тармак чемпионаты, «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры һәм берничә тематик конференция.