Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән үткәрде. Эштә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, традицион рәвештә иң зур өлкә – мәгариф. Биредә 6 программа гамәлгә ашырыла. Барлыгы 8 балалар бакчасын һәм 42 мәктәпне яңарту планлаштырыла. 143 мәктәптә азык-төлек блогы һәм 2 спорт залы ремонтланачак. Урта һөнәри белем бирү звеносында 9 ресурс үзәге һәм 4 тулай торак яңартылачак. Кайбер объектларда ремонт эшләре башланган инде.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 8 яшьләр үзәге (27 процент), 4 яшүсмерләр клубы (16 процент) һәм 6 балаларны савыктыру лагеры (10 процент) ремонтлана.
Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә 2 программа чарасы гамәлгә ашырыла. Эшләр 7 объектта алып барыла. Программа буенча башкару гомумән алганда 14% тәшкил итә. Калган объектлар буенча эшләр апрельдә, су басу тәмамланганнан соң башланачак.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.