Татарстанда 1 млн 28 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – еллык планның 33%ы. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Коммерцичел төзелеш линиясе буенча еллык планның үтәлеше 42% тәшкил итә. Гомуми мәйданы 598 мең кв. метр булган 81 күп фатирлы йорт тапшырылган. 116 объектта эшләр дәвам итә. Социаль ипотека программасы 27%ка үтәлгән, 44 мең кв. метрлы 15 йорт файдалануга тапшырылган. 55 объект эшләнә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә: 386 мең кв.м, ягъни планның 25%ы тапшырылган.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.