Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышы ачылды. Президиум сессия каравына 25 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән республика законнарының 16 проектын һәм 4 федераль закон проектын.
Утырышның көн тәртибенең төп өлешен федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү максатларында эшләнгән закон проектлары тәшкил итә.
Көн тәртибен тикшерү барышында Дәүләт Советы депутатлары өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык икенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 32 мәсьәлә кертеп расланды.
Утырыш барышында шулай ук «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 404-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш) мәсьәлә каралачак.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша.
Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.