Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутатлары  «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 404-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында закон проектын карады.

Әлеге закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Федераль закон белән 2023 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен җайга сала торган кайбер нигезләмәләр төгәлләштерелә.

Федераль казначылык 2023 елда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджетның вакытлыча тотылмый торган бердәм исәп-хисап акчаларыннан 3% ставкасы белән 15 елга кадәр срокка исәпләнгән гомуми күләме 250 миллиард сумга кадәр булган махсус казначылык кредитлары бирергә хокуклы, дип билгеләнә.

Бер үк вакытта Россия Федерациясе субъектының закон белән билгеләнгән бюджет дефициты күләмен, махсус казначылык кредитлары суммасына дәүләт бурычын арттыру мөмкинлеге каралган.

Федераль закон белән шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексының махсус казначылык кредитларына карата кайбер нормаларын туктатып тору да каралган.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International