17 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2467 номерлы карарының 3 пунктына тиешле төзәтмәләр үз көченә керде.
Җайга салу йогынтысын бәяләү турындагы бәяләмәдә күрсәтелгән үзгәрешләр эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә физик һәм юридик затларның элегрәк билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәүгә чыгымнарын киметү максатларында яисә күрсәтелгән субъектларның торышын башкача яхшыртуга кертелүе хакында нәтиҗә ясалса һәм яңа шартлар, чикләүләр, тыюлар, бурычлар билгеләү күздә тотылмаса, "регулятор гильотинасы"на эләкмәгән норматив-хокукый актлар исемлегеннән норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү рөхсәт ителә.
Җайга салу йогынтысын бәяләү турындагы бәяләмә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан бирелә.
Калган очракларда күрсәтелгән исемлектән норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү тыела – моның урынына үзгәртелә торган актны үз көчен югалткан дип танырга һәм аның урынына тулысынча яңа актны кабул итәргә кирәк (2023 елның 7 мартыннан 362 санлы РФ Хөкүмәте карары).