Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмә узды

2023 елның 25 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль-мәдәни өлкәдә объектларның иң күбе мәгариф өлкәсенә туры килә. Объектларга капиталь ремонт дүрт республика һәм ике федераль программа кысаларында башкарыла. 7 млрд 843 млн сумлык 271 объект ремонтланачак.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 3 млрд 584 млн сум финанслау күләме белән 3 программа гамәлгә ашырыла.

Мәдәният тармагында 4 программа гамәлгә ашырыла. 1 млрд 41 млн сумлык 36 объект ремонтланачак.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программага кергән 1 млрд 311 млн сумлык 29 объект ремонтланачак.

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла – бу 342 млн.сумга 23 объект.

Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында хәбәр итте. Республикада бүгенге көндә 677 йорт сату-алу этабын узган. Подрядчыларда – 242 йорт, аларда планлаштырылган күләмнең 5 проценты үзләштерелгән.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы халыкның түләү дисциплинасы һәм җитештерелгән энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, быел февраль күпьеллык тенденцияне кабатлаган: елның беренче айларында гражданнарга күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыюның кимүе күзәтелә, аннан соң икенче яртыеллыкка үсеш күзәтелә. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ул шул ук дәрәҗәдә кала, февраль нәтиҗәләре буенча 93,7% тәшкил итә.

 

Быелның гыйнвар-февраль айларында түләүләр җыю 0,6% ка кимегән һәм республика буенча уртача 94% тәшкил иткән.

Торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычларга килгәндә, 2023 елның 1 мартына газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 303,5 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ул 92 млн сумга, яки дүрттән бер өлешкә диярлек кимегән.

Бер ел эчендә электр белән тәэмин итүчеләр алдында үтәлмәгән финанс йөкләмәләре суммасы 52 млн сумга кимегән, 1 мартка 76 млн сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International