2023 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның март аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.
Киңәшмәләр барышында 2023 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2023 елның мартында керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын каплау мәсьәләләре тикшереледе.
Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш мәсьәләләре каралды.