Антон Силуанов: РФ бюджетына гыйнвар-февральдә 5 трлн сумнан артык салым кереме керде

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Салымнардан кергән керемнәрнең 5 трлн сумнан артыгы РФ бюджет системасына 2023 елның гыйнвар - февраль аенда керде, бу үткән ел белән чагыштырганда күбрәк, дип белдерде Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.

"2023 елның ике аенда Россия Федерациясе бюджет системасына 5 трлн сумнан артык салым кереме керде, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән артып китә. Хәзерге вакытта Казначылык әлеге керемнәрне бюджет системасы дәрәҗәләре буенча бүлүне гамәлгә ашыра", - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International