Татарстанда 2023 елда капиталь ремонт кысаларында 751 күп фатирлы йорт ремонтланачак

2023 елның 22 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең ничек баруы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, объектларның иң күбе мәгариф учреждениеләренә туры килә. Биредә объектларга капиталь ремонт дүрт республика һәм ике федераль программа кысаларында башкарыла (269 объект 842,95 млн. сумга).

«Сәламәтлек саклау» өлкәсендә 3 программа гамәлгә ашырыла (3 703 млн сумга 149 объект).

«Мәдәният» тармагына 4 программа керә (1 040 977 мең сумга 35 объект).

Республикада шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла - бу 1 311 млн сумга 28 объект.

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла (342 млн. сумга 23 объект).

Министр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында хәбәр итте. 2023 елда гомуми мәйданы 4 млн. 487 мең кв. метр булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачак (шул исәптән махсус исәпләүләрдә капиталь ремонт фондын формалаштыручы 14 күп фатирлы йорт). Программаның финанс күләме 6 млрд 717 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International