«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге ТР территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүләргә гаризалар кабул итү оештырып, аларга инде икенче тапкыр шундый мөмкинлек тудыра.
"Минем бизнес" үзәге линиясе буенча түбәндәге бушлай хезмәтләргә гаризалар кабул ителә башлады:
1. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуын финанслау (600 мең сумга кадәр).
2. Сертификацияне финанслау (700 мең сумга кадәр – сертификацияләнгән органнардан 3 КП бирергә кирәк)
3. Кече һәм урта эшкуарлык субъекты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү яки аларны яңадан әзерләү (30 мең сумга кадәр – белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче оешмалардан 3 КП ны тәкъдим итәргә кирәк)
4. Продукция/хезмәтләр рекламасы буенча хезмәтләр күрсәтүне финанслау.
Бушлай хезмәтләр алуга гаризаларны МСП.РФ Цифрлы платформасында "Региональ яклау чаралары" бүлегендә бирергә мөмкин. Гариза бирү өчен электрон-цифрлы имза кирәк.
Республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм турында онлайн Татарстанның «Мой бизнес» үзәгенең рәсми сайтында, шулай ук Үзәкнең 7 (843) 524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.