Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының барлык ир-атлар коллективы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады.
Күркәм язгы бәйрәм алдыннан министрлыкның ирләр коллективы концерт әзерләде. Бик күп җылы һәм матур сүзләр әйтелде, хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
"Гаилә нуры, җаны, аның тоткасы – хатын-кыз. Нәкъ менә сезнең тырышлык, күңел җылысы, ихлас кайгыртуыгыз нәтиҗәсендә гаиләләрдә тынычлык, тигезлек урнаша. Бүген сез һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешәсез, республикабызның финанс системасын үстерүгә көн дә саллы өлеш кертәсез. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерергә телим», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин үз котлавында.