Татарстанга “Туризмны үстерү” программасын тормышка ашыру кысаларында өстәмә акча бүлеп бирелде

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 15 мартыннан 617-р санлы боерыгы нигезендә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына “Туризмны үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы күрсәткечләренә ирешүгә бердәм субсидия бүлүгә Татарстан Республикасы бюджетына каралган акчалар күләмен арттыру өлешендә 10 198,1 мең сумга үзгәрешләр кертелде.

Шулай итеп, федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына күрсәтелгән максатларга 2024 елга 136 110,4 мең сум күләмендә бердәм субсидия каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International