Бюджет проектының керем өлешен әзерләгәндә республика социаль-икътисадый үсешенең инвестицион һәм инновацион юнәлешен стимуллаштыру буенча Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычлар исәпкә алынды. Инвестицион эшчәнлек алып баручы субъектларга һәм эшкәртү-җитештерү өлкәсендә эшләүче, фәнни тикшеренүләр, тәҗрибә-конструкторлаштыру эшләре белән шөгыльләнүче оешмаларга табышка салым буенча киметелгән ставка куллану дәвам итәчәк.
Моннан тыш, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентлары, Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендәге махсус икътисадый зоналардан аермалы буларак, инвестицион җәлеп итүне арттыру максатыннан, Татарстан Республикасында табыш алынуның беренче 5 елында табышка салым түләүдән тулаем азат ителә.
Оешмалар милке буенча кабул ителгән инвестицион проектларга да дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итү планлаштырыла. Оешмалар милке буенча Татарстан Республикасы законнары нигезендә 2015 елга кадәр бакчачылык һәм гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык оешмалары, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр аэропортларның аеруча куе нефть табу урыннарын булдыру өчен кулланылучы аэродром инфраструктурасы милке һәм объектлары әлеге салым түләвеннән азат ителә. 2015 елга кадәр перспектив юнәлешләрнең күбесе оешмалар милкенә салымны киметелгән ставка белән түләүне дәвам итәчәк.
2014–2016 елларга салым сәясәтендә иң мөһиме – салым механизмнары аша реаль секторда кече һәм урта эшмәкәрлекне стимуллаштыру өчен мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтелергә тиеш. Бюджетның керем өлешенә тәэсир итүче үзенчәлекләр һәм факторлар арасында федераль законнардагы үзгәрешләрне дә әйтеп китәсе килә. Россия Федерациясенең Салым кодексына физик затлар кеременә салым өлкәсендә үзгәрешләр кертүче закон проектларының бер өлеше Дәүләт Думасында тикшерү стадиясендә. Моннан тыш, закон проектларының бер өлеше табышка салымны киметүгә юнәлдерелгән. Федераль законнар үзгәрү сәбәпле, республиканың тупланма бюджеты югалтулары 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда 3 млрд сумга тигез.
Тагын бер фактор – салым салу объектыннан күчмә милекнең чыгарылуы (машиналар, җиһазлар) милеккә салым җыелуга тискәре йогынты ясаячак. Безнең исәпләүләр буенча шуның нәтиҗәсендә 2014 елда 0,7 млрд сум тирәсендә акча җыелмый калачак. 2014 елда бюджетның керем чыганаклары турында сөйләгәндә шуны ассызыклап узасы килә: республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләменнән 80 проценты – табышка салым, физик затлар табышына салым, оешмалар милкенә салым тәшкил итә. Моннан тыш Россия Федерациясе субъектларының җирле бюджетлар арасында керемнәрне бүлүдә үзгәрешләр бар.
2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә белем өлкәсендә чыгымнарны региональ бюджетка тапшыруга бәйле рәвештә, физик затлар кеременә салым региональ һәм җирле бюджетларга кертү нормативларын үзгәртүне күзаллаучы Россия Федерациясенең Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә 2014 елдан физик затлар керемнәренең салым җыелу пропорцияләре үзгәрә: Татарстан Республикасы бюджетына 10 процентка арта, муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетына тулаем алганда 10 процентка кими. Шулай итеп, физик затлар кеременә салымның 70 процент – Татарстан Республикасы бюджетына керсә, 30 процент җирле бюджетларда тупланачак.
2014 елда кертеләчәк тагын бер яңалык – нефть продуктларына акцизларның 10 процентын муниципаль юл программаларын формалаштыру өчен җирле бюджетларга тапшыру. Әлеге акча бәрабәренә муниципаль берәмлекләр үзләренең максатчан юл фондларын булдыра ала, аның акчасын үзләре кирәк дип санаган юнәлешкә: җирле әһәмияттәге юлларны төзекләндерүгә яки салуга бүленеп бирәчәк. 2014 елда әлеге акча күләме 800 млн сумнан артачак. Татарстан Республикасы бюджеты кеременең төп чыганагы булып оешмалар табышына салым кала бирә, ул керемнәрнең 36 процентын тәшкил итә. 2014–2016 елларда оешмалар милкенә табыш ел саен 45 млрд сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасының тупланма бюджетына физик затлар кеременә салым 2014 елда 54 млрд сум күләмендә көтелсә, 2016 елда ул 68 млрд сумны тәшкил итәчәк. Салымның калган өлеше җирле бюджетларга керәчәк. Оешмалар милкенә салым күләме буенча өченче урында тора. Ул тотрыклы характерда һәм шуңа күрә ел саен 18,5 млрд сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасы бюджетына 2014 елда акцизлар – 14,6 млрд сум, ә 2016 елда 16,4 млрд сум күләмендә җыелачак. Акцизлар нефть продуктларына, алкоголь продукциясенә һәм сырага алына. Шулай ук бюджетка транспорт салымы, салым салуның җиңеләйтелгән системасы буенча салым, дәүләт пошлинасы һәм салым булмаган керемнәр керә. Бюджетны формалаштыру эше буенча бүген бюджетара трансферт формасында 12 млрд сум күләмендә максатчан акча бирү планлаштырыла. Шулай итеп, тупланма бюджетның гомуми керем күләме 2014 елда 170 млрд сумнан артык, 2016 елда 183 млрд сум булыр дип фаразлана. Керемнәр республика һәм җирле бюджетлар арасында закон нигезендә хакимият дәрәҗәсендә чыгым вәкаләтләренең чыгымнарын каплау өчен бирелә. Алар 2014 елда республика бюджетында – 139 млрд сум, ә 2016 елда 147 млрд сум тирәсе тәшкил итә.
Чыгымнар
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгым өлеше фаразын формалаштырганда нигездә федераль макроикътисадый индекс-дефляторлар кулланылды. 2012 елның 7 маенда чыккан Россия Федерациясе Президенты Карарын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категориясенә хезмәт хакын арттыруга өстәмә рәвештә 2014 елда, 2013 ел белән чагыштырганда, 11 млрд сум, 2015 елга – 14 млрд сум, 2016 елга 25 млрд сумга артыграк акча каралган. Халык алдында бурычлар, азык-төлек һәм дару алуга акча, инфляциягә карап, 1 гыйнвардан 5 процентка индексацияләнә, 1 сентябрьдән стипендияләр 5 процентка артачак, коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 12 процентка индексацияләнәчәк. Башка юнәлештәге чыгымнар 2013 ел дәрәҗәсендә калачак. Республика бюджетыннан аермалы буларак, федераль бюджетта әлеге чыгымнар 2014 елда 5 процентка кыскартыла.
Хезмәт хакы күләме тиз темпларда үсә. 2016 елда аның күләме чыгымнарның яртысыннан артыграк. Тупланма бюджетта хезмәт хакына мәҗбүри иминиятләштерү фонды белән бергә 2012 ел башыннан, ягъни Россия Федерациясе Президенты Карарларын тормышка ашыра башлаган дәвердән, 2016 елга 108,9 млрд сумга кадәр, ягъни 2 тапкыр арта.
Тагын бер фактор – социаль өлкәнең яңа объектлары сафка басу, гамәлдәге учреждениеләр җәелү. Соңгы өч елда 166 яңа социаль өлкә учреждениесе сафка басты, медицина учреждениеләре өчен 10 яңа бина ачылды, балалар бакчаларында өч йөзгә якын яңа төркемнәр эшли башлады. Аларны тотуга 2014 елга бюджет проектында өстәмә рәвештә 1,9 млрд сумнан артык акча каралган.
Социаль өлкә учреждениеләренең агымдагы чыгымнарына өстәп, 2014 елда күләме 6,5 млрд сумга тигез булган социаль әһәмияткә ия 23 республика программасын финанслау дәвам итәчәк.
Ел саен федераль законнарның үзгәрешенә бәйле буларак, федерация субъектларының чыгымнары арта бара. 2014 елда ике позиция буенча гына да – класс җитәкчелеге һәм сирәк очрый торган авыруларга республика бюджетының өстәмә чыгымнары 2 млрд сумнан күбрәк. Нәтиҗәдә бюджетның чыгымнары өлешендә беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар арта, димәк, бюджетның социаль юнәлеше арта. 2013 елга бюджет планында алар 65 процентны тәшкил иткән иде, 2016 елда алар 80 процент тәшкил итәчәк.
Социаль өлкәгә чыгымнарның параметрлары әлеге торышның ел саен арта баруын дәлилли. 2014 елга тупланма бюджетта социаль өлкәгә чыгымнар 69 процент били, 2016 елда 72 процентка хәтле артачак. Социаль-мәдәни өлкәдә күләме буенча иң зур өлешне “Мәгариф” тармагына чыгымнар били. Шунысы мөһим: мәгариф тармагына республикада аеруча игътибар бирелә. Шуңа бәйле буларак бу тармакта ел саен чыгымнар күпкә арта. Россия Президенты Карарлары тормышка ашырыла башлаганнан бирле дүрт елда чыгымнар күләме 50 процентка артып 70,1 млрд сумга кадәр җитәчәк.
Бюджет фаразында сәләтле яшьләргә ярдәм, дәреслекләр сатып алу, мәктәп һәм балалар бакчаларын мультимедияле җиһазлар белән тәэмин итү буенча һәм башка чараларны тормышка ашыруны дәвам итү дә исәпкә алынды. Республиканың социаль максатчан программаларының күбесе “Мәгариф” тармагы аша финанслана. Алар арасында “Киләчәк” балалар бакчалары салу, “Татарстан балалары” программасы, “Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү Стратегиясе”.
2014 ел бюджетында республика халкының финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар, милли сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре буенча программаларны тормышка ашыру, Татарстан балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру Концепциясе финансланачак. Балалар учреждениеләре санын арттыру буенча чаралар уздырылачак, республика мәктәпләрен модернизацияләү дәвам итәчәк, укытучыларны методик тәэмин итү системасына ярдәм проекты ашырылачак, хәзер эшләп килүче техник иҗат Үзәкләре һәм түгәрәкләре, икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен квалификация Үзәкләре үстереләчәк һәм яңалары эшли башлаячак, яңача фәнни-тикшеренү үзәкләре (мисал өчен Казанның квант үзәге) ачылачак.
“Мәдәният һәм кинемотография” бүлеге буенча федераль бюджеттан һәм максатчан программалар буенча тармакка бүленгән акчаны санаганда, 2016 елда чыгымнар күләме 8,2 млрд сумга җитәчәк, бу 2013 ел базасы белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк. Акча китап фондларын тулыландыруга, иҗади берләшмәләргә ярдәм күрсәтүгә, музейларны, театр, цирк, китапханәләр, иҗат коллективларын тотуга бүлеп бирелә. “Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар мәдәни мирасы” проектын тормышка ашыруны дәвам итү планлаштырыла. Җирле карамактагы мәдәният учреждениеләрен тотуга һәм чаралар уздыруга чыгымнар 3,3 млрд сум күләмендә фаразлана.
2014 ел бюджетында грантлар бирүгә акча бүлү, авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау һәм салу буенча чараларны тормышка ашыру дәвам итәчәк.
“Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча сәламәтлек саклауны тотуга һәм аның үсешенә мәҗбүри медицина иминиятләштерү чаралары белән бергә 38,9 млрд сум, шул исәптән республика бюджетыннан үзәкләштерелгән акча белән бергә хезмәт хакын арттыруга 21,8 млрд сум бүленәчәк. Федераль бюджеттан өлкәгә бүлеп бирелүче һәм максатчан программалар буенча чаралар 2016 елда 56,5 млрд сумны тәшкил итәчәк, 2012 ел белән чагыштырганда бу 52 процентка артыграк. Республика бюджетында сәламәтлек саклау системасына чыгымнар үз эченә югары технологияле ярдәм күрсәтү, гемодиализ процедураларын ясауга, учреждениеләрне тотуга, медикамент һәм җиһазларны үзәкләштереп сатып алуга, эшләми торган халыкны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе түләүләренә чыгымнар каралган. 2014 елдан башлап, бүлек буенча чыгымнар “2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау үсеше” дәүләт программасы аша финансланачак.
2014 ел бюджетында трансплантология үсеше буенча республика программасы тормышка ашырылачак, 400 сәламәтлек саклау объектлары салыначак һәм төзекләндереләчәк, урыннарда медицина кадрларын җәлеп итү һәм урыннарда калдыру буенча чаралар комплексы тормышка ашырылачак. Балаларны саклауга җитди игътибар биреләчәк.
“Социаль сәясәт”кә чыгымнар 17,8 млрд сум күләмендә, аларның 12,2 млрд сумы халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Бу исәптә агымдагы елда түләп барылган социаль түләүләр һәм пособиеләр инфляция буенча арттырылган.
Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларны үтәү кысаларында 2014 ел бюджетында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү, Казанда Республиканың Ветераннар йортын салу каралган, хәрбиләрне җирләүгә дә җитди игътибар күрсәтеләчәк. “Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд сумнан артык, республика бюджеты буенча алар 529 млн сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларны тормышка ашыру кысаларында 2014 ел бюджетында республикада балалар өчен Спартакиада уздыру планлаштырыла. “Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча чыгымнар 2014 елда республика бюджеты буенча 1 млрд 100 млн сум күләмендә булыр дип фаразлана. Татарстан Республикасы Президенты куйган максатларны тормышка ашыру кысаларында 2014 ел бюджетында республиканың мәгълүмати кырында шәһәр һәм район телекомпанияләрен саклап калу өчен чаралар кабул ителәчәк, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II форумы уздырылачак. “Дәүләт һәм муниципаль әҗәтне тоту” бүлегенә тупланма бюджетта чыгымнар 1 млрд сум, республика бюджеты буенча 335 млн сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2014 елга тупланма бюджетның чыгым өлеше – 176 млрд сум, 2016 елда 195 млрд сум күләмендә фаразлана. Республика бюджеты чыгымнары исә 2014 елда – 144 млрд сум, 2016 елда 159 млрд сум тәшкил итәчәк.
2014 елда бюджет кытлыгы – 5,4 млрд сум, 2016 елда 12,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бюджет кытлыгы ел саен арта бара. Аны каплау өчен салым салу базасын арттыру буенча җитди эшләргә, салым түләүчеләрне анализлау, чыгымнарны оптимальләштерү, нәтиҗәле контрактны гамәлгә кертү, “юл карталары” шартларын үтәү кирәк.