2024 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында «2024 елның I кварталында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары турында» мәсьәлә буенча киңәшмә узды.
Шул исәптән, киңәшмәдә кече нефть компанияләреннән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 2024 елның I кварталында салым түләүләренең керүе мәсьәләсе каралды. Мондый керемнәр 2 242,4 млн.сум тәшкил итте, шуларның 1 470,7 млн. сумы – табышка салым.