2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән бюджет турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу парламент тыңлаулары форматында узды. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында видеоэлемтә форматында республика киңәшмәсе узды.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты параметрлары турында мәгълүматны финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетын түбәндәге күләмнәрдә расларга тәкъдим ителә: керемнәр - 425,5 млрд сум, чыгымнар – 439 млрд сум, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Тулаем алганда, 2025 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 512,1 млрд сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше – 525,6 млрд сум, дефицит – 13,5 млрд сум.
Бюджет проектына уңай бәяләмәне республика Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты закон таләпләренә туры килә. "Беренче укылышта карауга тәкъдим ителгән бюджет турындагы закон проекты бюджет проектын формалаштыру һәм аның эчтәлеге таләпләренә җавап бирә. 2025 елга республика бюджеты балансланган. Фаразлана торган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә», – дип нәтиҗә чсады Альберт Вәлиев.
Парламентарийлар республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда катнашып, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, ташламалы шифаханә-курорт дәвалануына, торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны индексацияләү, пенсия белән тәэмин итү буенча бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм итү программасын озайту, коммерциячел булмаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача оешмаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.
"Документны комитетлар һәм фракцияләр утырышларында, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп парламент тыңлауларында, муниципаль районнар һәм шәһәрләр башлыклары белән очрашуда карадылар, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуга йомгак ясап, – һәм Хисап палатасының бүгенге бәяләмәсе бюджетның формалашуы һәм баланслануы турында ышандырырлык итеп дәлилли».
Күпчелек тавыш белән бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.