Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан барлыгы 63,7 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: дотацияләр – 204,1 млн сум (100%), субсидияләр – 53,4 млрд сум (84,5%), субвенцияләр – 5,6 млрд сум (83,8%), башка бюджетара трансфертлар – 3,9 млрд сум (86,1%), федераль фондлардан кергән чаралар – 572,3 млн сум (52,0%).
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган акчаларның гомуми күләме 75,7 млрд сум тәшкил итә.