Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 99 429,2 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 9 012,5 млн. сум).
2025 елның 1 гыйнварыннан әлеге күрсәткеч, «Татдортрансинвест» АҖнең ДОМ.РФ структуралары алдында «Казан шәһәренең Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү» проектын финанслау максатларында бирелгән акчаларны кире кайтару буенча йөкләмәләрен тулысынча үтәүне исәпкә алып, Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләрнең тиешле кимүенә бәйле рәвештә, 12 694,7 млн.сумга кимеде.