2025 елның 1 декабренә салымнар буенча бурыч 11 844,4 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 082,1 млн.сумга яки 10%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Банкротлык һәм ликвидация процедураларында булган бурычлылар буенча бурыч суммасы 2025 елның 1 декабренә 6 372,7 млн. сум (яки 54%) тәшкил иткән. Узган елга карата банкротлык һәм ликвидация процедураларында булган бурычлылар буенча бурыч үсеше 692,9 млн. сум (яки 12%) тәшкил иткән.
2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычларның төп үсеше түбәндәге салымнар буенча булган:
- физик затлар кеременә салым 550,2 млн. сумга (яисә 20%ка);
- салым салуның гадиләштерелгән системасы 256,2 млн. сумга (яисә 45%ка);
- оешмалардан җир салымы 193,6 млн. сумга (яисә 34%ка);
- табышка салым 139,8 млн. сумга (яисә 3%ка);
Шулай ук акцизлар буенча бурыч 126,5 млн.сумга (яки 81%ка) арткан.
Физик затларның милек салымнары буенча бурыч 2025 елның 1 декабренә 699,6 млн. сум тәшкил иткән, 2024 елның 1 декабре белән чагыштырганда 379,6 млн.сумга яки 35%ка (01.12.2024 – 1 079,1 млн. сум) кимегән.
«Узган ел белән чагыштырганда 27 муниципаль районда һәм 2 шәһәр берәмлегендә үсеш күзәтелде», - дип белдерде Оксана Кисапова.
Киңәшмәдә 2025 елда аренда түләүләре буенча бурычларны киметү һәм физик затларның мөлкәт салымнарын түләүне тәэмин итү мәсьәләләре каралды, шулай ук бурычлар артуга юл куелган аерым муниципаль районнар вәкилләре дә тыңланды.