Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге инфраструктура проектын гамәлгә ашыруга 1 496,9 млн. сум каралган

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инфраструктура проектын гамәлгә ашыруга казначылык инфраструктурасы кредиты хисабына 1 496,9 млн. сум каралган.

Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) утырышының 2025 елның 5 августыннан 99пр санлы беркетмәсе нигезендә күрсәтелгән чараларны Казан шәһәренең Киров районындагы «Экорайон» торак районын үстерү» инфраструктура проектының «Казан шәһәренең Киров районындагы «32 нче Хәрби шәһәрчек» һәм «Экорайон» территорияләре өчен хуҗалык-көнкүреш канализациясе магистраль челтәрләре» объекты буенча эшләр башкаруга юнәлтү планлаштырыла.

Югарыда күрсәтелгән беркетмә нигезендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында әлеге инфраструктура проектын гамәлгә ашыру турында 2025 елның 16 сентябреннән 2025-00275 санлы килешү төзелде.

2026-2027 елларда казначылык инфраструктурасы кредиты чаралары исәбеннән күрсәтелгән максатларга 1 974,1 млн. сум юнәлтү планлаштырыла, шул исәптән:

2026 елда – 429,7 млн. сум;

2027 елда – 1 544,4 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International