2026-2028 елларга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумы расланды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 16 декабреннән 1089 санлы карары белән 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы расланды.

Инвестиция меморандумы 2026-2028 елларга Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеген үстерүнең юнәлешләрен билгели.

Меморандум инвестиция эшчәнлегендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен раслана һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең стратегик максатына ирешүгә юнәлдерелгән.

Меморандум инвестиция эшчәнлеге субъектлары тарафыннан инвестиция эшчәнлеге планнарын эшләгәндә һәм раслаганда нигез буларак тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International