Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 24 ноябреннән 986 санлы карары белән «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гәвами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» республика конкурслары оештырылды.
Әлеге бәйгеләр номинацияләр буенча үткәрелә:
Коммерциячел булмаган оешманың иң яхшы архивы (3 җиңүче, приз фонды 2 250,0 мең сум);
Авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы (12 җиңүче, приз фонды 4 500,0 мең сум);
Коммерция оешмасының иң яхшы архивы (3 җиңүче, приз фонды 2 250,0 мең сум).
Әлеге максатларга чаралар Татарстан Республикасы бюджетында каралган.