Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә булдылар һәм балаларга бәйрәм кәефе һәм татлы бүләкләр бүләк иттеп кайттылар.
Бу традиция 2007 елда ук башланды һәм шул вакыттан бирле ел саен дәвам итә. Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан хезмәткәрләр, кышкы тантананың шатлыгын һәм җылысын уртаклашып, тәрбияләнүчеләргә кабат кунакка килделәр.