Бүген Дәүләт Советында парламентның унҗиденче утырышы кысаларында Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Республиканың финанс министры Теләче районыннан 9 яшьлек Ангелинаның теләген үтәячәк – кыз тиздән велосипед иясе булачак.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында безнең һәрберебез чын могҗиза булдыра ала. Проектның асылы гади һәм күркәм – елкажеланий.рф сайтына кереп, баланың изге теләген тормышка ашыру.
«Теләкләр чыршысы» акциясе илне менә инде җиденче ел рәттән берләштерә. Аның ярдәмендә балаларның 320 меңнән артык теләкләре тормышка ашты. Меңләгән россияле ел саен инициативаны хуплый, игелекле эшнең бер өлеше булып тора.