Бүген Дәүләт Советы утырышында Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары өчен транспорт салымы турындагы һәм оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Кабул ителгән закон «Яшел Үзән» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона территориясендә эшләүче икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен преференциаль салым режимын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, закон проектын тәкъдим итеп, РФ Хөкүмәте карары белән республиканың Зәй районында сәнәгать-җитештерү тибындагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасы булдырылуын искәртте.
Хәзерге вакытта Татарстанда салым ташламаларын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары ала. Аерым алганда, алар транспорт чарасы исәпкә куелганнан соң 10 ел дәвамында транспорт салымы буенча салым салудан азат ителгән. «Махсус икътисадый зоналарның резидент оешмалары тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның тигез шартларын тәэмин итү максатларында «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасы резидентларына салым ташламаларын җәелдерергә тәкъдим ителә», – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Резидентлар өчен оешмалар табышына салым буенча түбән салым ставкасы гамәлдә: 0% – беренче тапкыр табыш алынган салым чорыннан башлап биш ел дәвамында, 5% – алтынчы елдан унынчы елга кадәр, 13,5% – ун ел узгач.