Бюджет турындагы республика законына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасы Финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлеше,  оешмалар табышына салымнан кергән керемнәрнең сизелерлек артуы, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым һәм тулаем керемгә салымнардан кергән керемнәрнең артуы, салым булмаган керемнәр һәм кире кайтарылмый торган керемнәр исәбенә, 21,4 млрд сумга арттырылган.   

2025 елга республика бюджетының чыгым өлеше шулай ук 21,4 млрд сумга арта. Өстәмә акчалар өстенлекле бурычларны хәл итүгә – социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт программаларын гамәлгә ашыруга, җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга, инфраструктураны үстерүгә, шулай ук капиталь кертемнәр һәм объектларны ремонтлауга юнәлтелә. Илкүләм проектлар чараларына, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 597,8 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 615,1 млрд сум. 2025 елга бюджет кытлыгы параметрлары үзгәрми һәм 17,3 млрд сум тәшкил итә. 2026 һәм 2027 елларга бюджет параметрлары үзгәрешсез саклана.

«Алдагы өч елга Татарстан Республикасы бюджеты киеренке, күп хезмәт таләп ителә, әмма республика бу бурычны үтәп чыгар дип ышанам», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International