Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

ТР Бюджет кодексының 531  статьясының гамәлдә булуын туктатып торуны һәм 2026 елда республика бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләүне күздә тоткан закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Закон, аерым алганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты резерв фондының гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне һәм аларның артуын кисәтүгә, табигать бәла-казаларыннан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыяннарны бетерүгә бәйле һәлакәт-торгызу эшләрен үткәрүгә бәйле финанс чыгымнарына юнәлдерелә торган минималь рөхсәт ителә торган акча күләмен  (0,1 процент) билгели. Моңа шулай ук гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары, шулай ук кичектергесез авария-торгызу эшләрен уздыруга һәм гражданнарга, шул исәптән торак урыннары югалган һәм (яисә) зыян күргән гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә юнәлдерелгән федераль һәм регионара характердагы гадәттән тыш хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү чаралары керә.

Өстәмә рәвештә республикасы бюджетының җыелма бюджет язмасына Татарстан Республикасы бюджеты турында законга үзгәрешләр кертмичә генә үзгәрешләр кертү өчен нигезләр исемлегенә Россия Федерациясе иминлегенә һәм аның икътисадының тотрыклы эшләвенә янаган куркынычны бетерүгә  акчаларны яңадан бүлү очрагы өстәлә. Күрсәтелгән нигезне куллануга китерә торган шартлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана.

Моңа бәйле рәвештә республика бюджеты кытлыгын һәм дәүләт бурычын чикләүне әлеге чараларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар күләменнән арттыру рөхсәт ителә.

Моннан тыш, 2026 елда Татарстан Республикасы бюджетын (җирле бюджетны) үтәү барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  (җирле администрация) карарлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетының (җирле бюджетның) җыелма бюджет язмасына  Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законына (җирле бюджет турында муниципаль хокукый актына) үзгәрешләр кертмичә генә күрсәтелгән чараларны финанс белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләре яңадан бүленгән, шулай ук бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары төрләре арасында яңадан бүленгән очракта үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International