2026 елда электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 2026 елда югарыда күрсәтелгән максатларга субсидия рәвешендә 300,0 млн.сум күләмендә бюджетара трансфертлар бүлеп бирү каралган.